«Чиксез мәрхәмәтлек» акциясе (18+)
3 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Чиксез мәрхәмәтлек» дигән акция үткәрелде. Акцияне оештыручылар китапханәнең физик мөмкинлекләре чикле укучылары янына өйләренә барды. Китапханәчеләр аларга кечкенә генә бүләкләр, кызыклы китаплар алып килделәр, укучыларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр, аларның тормыш-көнкүрешләре турында сораштылар. Фатир хуҗалары, үз шатлыкларын яшермичә, китапханәчеләр белән бик җылы аралашты, үзләренең хәл-әхвәлләре, тормышлары, проблемалары турында сөйләде.
|